“Светлый мир народной культуры» Кизләү авыл китапханәсендә Халкыбыз мәдәниятенең якты дөньясын яктырткан “Гасырлардан килгән мирас” исемле китап күргәзмәсе оештырдым. Күргәзмәдә халкыбызның мирасы, татар балалар фольклоры, татар халык киемнәре, халык җырлары, хылкыбызның йолалары һәм бәйрәмнәре дигән китаплар урын алды.
“Дуслык-бар нәрсәдән дә кыйммәтрәк” Кизләү авылы китапханәсендә “Дуслык-бар нәрсәдән дә кыйммәтрәк” дигән патриотик тәрбия сәгате уздырылды. Төп максат: Укучылар арасында үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү. Бер береңә ярдәм кулы сузу,дус һәм тату яшәргә, дуслыкның кадерен белергә өйрәтү. Коллективта бердәмлек сыйфатлары булдыру. Кичә барышында “Ачык Дәрес 2022 №3, “Татар халык мәкальләре китабын кулланылды. Укучылар бирелгән сорауларга бердәм һәм дерес җавап бирделәр.
“Ач,шигърият серләреңне!” 25 март көнне Кизләү авылында яшәп иҗат итүче җирле шагыйрә Ганиева Суфия Ярулла кызы “Бөреле язларым” исемле шигырен укыды. Ганиева Суфия Ярулла кызы 1947 нче елның 28 октябрендә Кизләү авылында дөняга килә һәм бүгенге көнгә кадәр шунда яши. Ул 2000 елдан бирле шигырьләр иҗат итә. Күп шигырьләрен туган якка ,табигатькә ,тормыш агышына багышлап яза.
“Иң зур байлык - сәламәтлек “ 26 март көнне Кизләү авыл китапханәсендә “Иң зур байлык - сәламәтлек “ исемле сәламәтлек сәгате уздырдым. Яшүсмерләр үзләренең сәламәтлекләренә нык игътибарлы булсыннар, яман чирләрдән саклана белсеннәр өчен сәламәтлек сәгатен оештырдым. Бер якта Сәламәт тәндә-сәламәт акыл дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Кичә барышында “Яшәү яме наркотикларсыз”,”Наркомания: Балаларыбызны ничек сакларга?” исемле китаплардан файдаландык.
Дини әңгәмә 21 март көнне 2022 нче ел –Идел Болгарстанында ислам дине рәсми рәвештә кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан Кизләү авыл китапханәсендә “Ислам дине кабул ителде” дип аталган дини әңгәмә булып узды. Китапханәгә килгән өлкән буын авылдашлар белән исламның универсальлеге җирле уңай гадәтләрне үзенә сеңдерергә мөмкинлек бирүе хакында фикер алыштык.