“Тату гаилә – ил күрке” 25 декабрь көнне Яңа Әмзә авылы китапханәсе “Гаилә - бәхет чишмәсе” проект эшен дәвам итеп “Тату гаилә – ил күрке” дип исемләнгән чара үткәрде. Чара барышында китапханәче китап укучыларга открыткалар таратты. Чарага "Гаилә - бәхет бакчасы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде, күргәзмәгә куелган китаплар белән укучылар бик теләп таныштылар. Read more ...
“Чәчәкләргә ваза” Безнең илдә билгеләп үтелә торган күпсанлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора. Бу бәйрәмгә беркем дә битараф кала алмый. Ләкин яраткан әниләрне якынлашып килүче бәйрәм белән ничек котларга соң? Әлбәттә инде үз кулларың белән бүләк ясау! Бу бәйрәм алдыннан , 26 ноябрь көнне Яңа Әмзә авылы китапханәчесе “Чәчәкләргә ваза” дип исемләнгән мастер – класс күрсәтте. Бу эшне башкару өчен безгә майонездан бушаган чиләк, стаканнар, бәйләү җепләре, төсле кәгазь, җилем һәм кайчы кирәк булды. Чын йөрәктән ясалган бүләкләр-иң яхшы игътибар билгеләре. Бүләкләрне үз кулларың белән иң традицион һәм кыйммәтле вариант дип атарга була, чөнки алар куллары җылысын саклый, алар индивидуаль, кабатланмас һәм үзенчәлекле. Read more ...
Көзге уңыштан кул эшләнмәләре Менә дигән вакыт-көз! Көз — уңыш җыеп алу һәм үз кулларың белән үстерелгән яшелчә, җиләк - җимешкә сөенү вакыты, йомгак ясау һәм алга карау вакыты. 23 сентябрь көнне Яңа Әмзә авылы китапханәсендә "Көзге уңыштан кул эшләнмәләре" күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмәдә яшелчәләр, табигый материалдан кул эшләнмәләре, кышка ябылган банкалар һ.б. эшләнмәләр белән тулыландырды. Күргәзмә укучыларыбызның никадәр талантлы булуын күрсәтә. Read more ...
Төрле ярмалар белән эшләү Ярмадан аппликация ясау бу бик файдалы иҗат төре. Мондый эшчәнлек яхшы баш эшләү системасы осталыгын үстерә һәм нерв системасын тынычландыра. Моннан тыш, бу фантазия үсешенә ярдәм итә. Техниканы үзләштереп һәм бераз хыялланып, чын шедеврлар ясарга мөмкин. 28 октябрь көнне Яңа Әмзә авылы китапханәсендә «Төрле ярмалар белән эшләү»дигән мастер — класс үткәрелде. Безгә гади карабодай, дөге, тары, картон һәм клей кирәк булды һәм аппликация ясый башлыйбыз. Read more ...
Каюм Насыйриның -фольклор өлкәсендәге эшчәнлеге 11 нче сентябрь көнне Яңа Әмзә авылы китапханәсендә “Каюм Насыйриның - фольклор өлкәсендәге эшчәнлеге“ дип исемләнгән китап – иллюстратив күргәзмәсе төзелде. Китап күргәзмәсенә бөек галимнең төрле елларда нәшер ителгән китаплары куелды. Каюм Насыйри гомере буе укый, өйрәнә. Ул татар, гарәп, фарсы, рус һәм төрек телләрен камил белә, фәннең төрле тармакларыннан хәбәрдар була. Каюм Насыйри – татар халкы күңелендә тирән эз калдырган шәхес. Аның иҗади мирасы мәдәниятебезнең алтын фондын тәшкил итә. Китап укучылар китап күргәзмәсен җентекләп карадылар, иҗаты белән таныштылар. Read more ...