“Җиңү буыннарда яши!” 2025 нче ел РФ Президенты тарафыннан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 елы дип игълан ителде. 3 сентябрь икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланган көн. Шул уңайдан Бикүле авылы китапханәсе “Җиңү буыннарда яши!” дип аталган китап укучылар белән балаларда сугышның нинди афәт икәнен аңлату , аларда патриотик тәрбия бирү максатыннан әңгәмә үткәрелде. Балаларга бик ышады, алар игътибар белән тыңлап бик теләп катнаштылар. Read more ...
Туган якны өйрәнү музеена сәяхать 23 май көнне Бикүле авылы китапханәсе китап укучылар белән Бикүле авылы мәктәбендә эшләп килүче “Туган якны өйрәнү музеена сәяхать” дип аталган исем астында музейга сәяхать ясалды. Балаларга төрле экспонатлар белән таныштыру, аларны нәрсә өчен кулланганнары турында аңлату алып барылды. Балалар хәр бер экспонат белән танышып, кызыксынып карадылар. Аларга бик мавыктыргыч хәм файдалы булды. Read more ...
«Дөнья ямьле булсын өчен әни кирәк» Әниләр көне белән котлап Бикүле авыл китапханәсе «Дөнья ямьле булсын өчен әни кирәк» дип аталган китап күргәзмәсе әзерләп китап укучыларга тәкъдим итте. Read more ...
Әниемнең йомшак куллары Кояш нурларына, тамчылар чыңына төренеп март ае да килеп җитте. Тәбигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә без гүзәл затларыбызның , әниләребезнең иң күркәм бәйрәмен-8 март Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык,мәрхәмәтлелек,шәфкатьлелек,сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба. Шушы бәйрәмне хөрмәтләп Бикүле авылы китапханәсе “Әниемнең йомшак куллары” дип аталган рәсемнәр бәйгесе үткәрде. Балалар әниләргә багышлап төрле рәсемнәр ясадылар. Аларга бу бәйге бик ошады. Read more ...
«Толерантность-дорога к миру» Халыкара толерантлык көне ел саен 16 ноябрьдә билгеләп үтелә. Бу датага халыкара толерантлык көне уңаеннан Бикүле авылы китапханәсе китап укучылар белән «Толерантность-дорога к миру» дип аталган әңгәмә үткәрде. Чара вакытында китапханәче укучыларга толерантлык төшенчәсе турында сөйләде. Балалар көндәлек тормышта толерантлыкны ничек күрсәтергә мөмкин икәнлеге турында фикерләр алышынды. Read more ...