“Яшүсмер һәм виртуаль дөнья” 14 март көнне Фома авылы китапханәсендә яшүсмерләр өчен “Яшүсмер һәм виртуаль дөнья” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Интернетның бик күп плюслары (аралашу чикләренең киңәюе, диваннан тормый гына дөньяның теләсә кайсы китапханәсенә, музеена «керү», онлайн-курслар һ.б.) белән беррәттән, заманча мөмкинлекләрнең бик зур тискәре яклары да бар шул. Чынбарлыкта аралашу даирәсе тарая яки, гомумән, виртуаль дөнья чынбарлыктан кызыграк тоела башлый.Мен шул турында без яшүсмерләр белән сөйләштек. Read more ...
“Витаминлы чәйләр” 1 март көнне Фома авылы китапханәсендә ”Сәләмәт яшәү” проекты кысаларында “Витаминлы чәйләр” дип исемле күргәзмәгә карата сәләмәтлек сәгате үткәрелде.Яз организмда витаминнар беткән чак. Без гади генә булып тоелган үләннәрнең организмга файдалы үзлекләрен белдек.Витаминлы чәйне дөрес итеп пешерү серләре турында сөйләштек. Read more ...
Интернет челтәре – файдамы, зыянмы? 11 февраль көнне Бөтендөнья интернет челтәрендә куркынычсызлык көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Фома авылы китапханәсендә укучылар белән “Интернет челтәре – файдамы, зыянмы?” дип исем астында белем сәгате үткәрелде. Интернет файдалы челтәр булса да,анда вакытыңны кирәгеннән артык сарыф итергә ярамый. Интернетның файдалы һәм зыян яклары турында плакатлардан карап фикерләр алыштык. Read more ...
Терроризмнан сак булыйк 12 февраль көнне Фома авылы китапханәсендә “Терроризмнан сак булыйк” дип исемләнгән белем сәгате үткәрелде. Соңгы елларда терроризм экстремизм кебек куркыныч төшенчәләрне еш ишетергә туры килә. Нәрсә ул терроризм, нинди саклык чаралары, ничек сакланырга тиеш менә шул турында әңгәмә алып бардык. Read more ...
Иммуна системасын ныгыту Фома авылы китапханәсендә 10 февраль көнне сәләмәт яшәү проекты кысаларында “Озак яшәү серләре” клубы членнары белән “Иммуна системасын ныгыту” дип исемләнгән сәләмәтлек сәгате үткәрелде. Без ЗОЖ газетасы, сәләмәтлеккә кагылышлы китапларны укып фикерләр алыштык. Сәләмәтлекне саклар өчен иммунитетны артырырга дигән фикергә килдек. Read more ...