«Сәләмәт яшәү рәвеше – озын гомер серләре» 18 октябрь көнне Фома авылы китапханәсендә «Сәләмәт яшәү рәвеше» кысаларында «Сәләмәт яшәү рәвеше –озын гомер серләре» дип исем астында сәләмәтлек сәгате үткәрелде. Сәләмәтлек –кешенең иң зур байлыгы. Авырмыйча сәләмәт яшәү өчен ничек көнне билгеләргә, авырып киткән очракта фельдшердан ярдәм сораргамы, дару эчәргәме яисә авыру турында китаплардан, газеталардан укып белергәм, шундый сорауларга җаваплар таптык.
«Ун бөек уйлап табулар» 2024 ел Татарстанда Фәнни - технологик үсеш елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 21 сентябрь Фома авыл китапханәсендә “Ун бөек уйлап табулар” дигән танып белү сәгате үткәрелде. Заманча дөньяның йөзен үзгәрткән бөек уйлап табулар арасында еш кына көпчәкләр, язу, китап басу, телеграф, телефон, фотография, кино, радио, телевидение, персональ компьютер, мобиль телефон, велосипед, эчке янулы двигатель, интернет һәм башкалар дип атыйлар. Балаларга моны белү файдалы булды.
«Эхо Бесланской печали» Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә аерым дата - террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Россия өчен бу 2004 елның 1 сентябрендә булган Бесландагы коточкыч вакыйгалар белән бәйле. Бу куркыныч вакыйга истәлегенә, Фома авыл китапханәсендә «Беслан: өзелгән дәрес» хәтер дәресе, «Эхо Бесланской печали» презентациясе күрсәтелде.
« Тынгысыз йөрәк» 21 сентябрь көнне Фома авылы китапханәсендә шагыйрь, журналист Рахмай Хисмәтуллинның тууына 90 ел уңаеннан “Тынгысыз йөрәк” дип исемләнгән шигрьри сәгать үткәрелде. Рахмай Хисмәтуллиның “Әдипләребез”дип исемләнгән китабы белән таныштык. Шигырьләрен Мәйдан журналының 2004 №10 саныннан укыдык, фикерләр алыштык. Аның шигырьләре халыкчан, мәгьнәле итеп язылган. Китап укучыларга ошаган дип уйлыйбыз.
“Пушкин әкиятләрен укыйбыз” Быел Россиядә Александр Сергевич Пушкинның тууына 225 ел билгеләп үтелә. Шул уңайдан Фома авылы китапханәсендә “Пушкин әкиятләрен укыйбыз” исемле чара үткәрелде. Без китап укучылар белән шагыйрьнең биографиясе ,әкият геройлары белән таныштык. Әкиятләрен укып фикерләр алыштык. Аның яхшы, күңелле һәм гыйбрәтле әкиятләре озак еллар буенча безнең дуслар һәм киңәшчеләр булып тора. Геройлары безгә яхшылыкны яманлыктан, дөреслекне ялганнан аерырга, гадел һәм кыю булырга ярдәм итә.