“Фән тарих битләрендә” 2 август көнне Фома авылы китапханәсендә “Фән тарих битләрендә” дип исемләнгән белем сәгате үткәрелде. Китапханәче балаларга Россия фәне көненең тарихы һәм гореф-гадәтләре турында сөйләде. Россиянең фәннең төрле өлкәләрендә ачышлар ясаган, алай гына түгел, үз фәнни теорияләренә гамәли кулланыш тапкан танылган галимнәрнең туган иле булуы турында сөйләде. Аларның ачышлары белән бөтен дөнья халкы куллануын билгеләп үтте.
«Сәләмәт булыйм дисәң» 17 июль Фома авылы китапханәсендә “Сәләмәт булыйм дисәң” исем астында укучылар белән сәләмәтлек сәгате үткәрелде. Зурлар да, балалар да сәламәт, матур, тулы көч булырга телиләр. Ә моның өчен нәрсә эшләргә кирәк? Бары тик сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен белү һәм үтәү генә. Нәрсә соң ул - сәламәт яшәү рәвеше? Балалар өчен сәламәт яшәү рәвеше - сәламәтлекне ныгытуга юнәлдерелгән гамәлләр ул. Шулай итеп, сәламәт булу өчен шәхси гигиена кагыйдәләре, көндәлек режим, дөрес тукланырга һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәк.
“Барысын да белергә телим” 15 июнь Фома авыл китапханәсендә Фән елы кысаларында яшь укучылар өчен “Барысын да белергә телим” дигән кызыклы китап күргәзмәсе оештырылды. Атап әйткәндә - балалар энциклопедияләре, «Я познаю мир», «Обо всем свете», «История России», «Детская энциклопедия», «Великие русские путешественники», шулай ук "Справочники школика” по физике, математике, химии, биологии, алар кругозорны киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк һәм дәресләргә әзерләнгәндә балаларның алыштыргысыз ярдәмчеләре булып торачак.
“Тәмәкесез тормыш” 10 июль Фома авылы китапханәсендә “Тәмәкесез тормыш” дип исемләнгән сәләмәтлек сәгате үткәрелде.Тәмәке тарту - иң зарарлы гадәтләрнең берсе. Тикшеренү тәмәкенең зыяны нәрсәдә икәнен исбатлый. Тәмәке төтенендә 30дан артык агулы матдә бар: никотин, углекислый газ, углерод әчемәсе, органик кислоталар һәм башкалар. Бигрәк тә балалар һәм яшүсмерләр өчен тәмәке тарту зарарлы: тәмәке тарту үпкә яман шеше, нерв системасына йогынты ясый, тормышны кыскарта. Шулай ук яшүсмерләр тәмәке сатып алуга даими рәвештә акча сарыф итәргә туры килүен билгеләп үтелде.
«Наркотиклар –сәләмәтлек дошманы» 17.04.2024 17 апрель көнне Фома авылы китапханәсендә “Без сәләмәтлекне сайлыйбыз” проекты кысаларында “Наркотиклар –сәләмәтлек дошманы” дип исемләнгән сәләмәтлек сәгате үткәрелде. Сәләмәтлек сәгатендә мин яшүсмерләргә “Яшәү яме наркотикларсыз “дип исемләнгән брошерадан наркотикларның килеп чыгышы, аның организмга зыяны турында сөйләдем. Наркомания - үлем юлы, бүген дөньяда иң куркыныч авыру. Бер генә тапкыр кулланып карыйм дип алданып, никадәр битараф яшүсмерне ул авыр язмышка, ата-аналарны хәсрәткә салган . Сәламәт яшәү рәвешен саклыйк һәм бу пычракка каршы юк дип әйтик. Кеше үзенең сәламәтлеге турында үзе кайгыртырга тиеш, нинди генә социаль җәмгыятьтә яшәсә дә.