"Сәламәт яшәү рәвеше" 13 гыйнварда Фомкин авыл китапханәсендә проект буенча "Сезгә сәламәт яшәү рәвеше газетасы ярдәм итәчәк" девизы астында "Сәламәт яшәү" газетасы - сәламәт яшәү рәвеше турында басма. "ЗОЖ" битләрендә дөньякүләм танылган галимнәр, врачлар. чыгыш ясый, бу, һичшиксез, басмага аерым авторитет бирә. "Сәламәт яшәү рәвеше" үзенең авыр миссиясен уңышлы үти - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый, Китапханәче килүчеләрне вакытлы басма - "ЗОЖ" газетасы белән таныштырды. Чара барышында катнашучылар сәламәт туклану, үләннәрнең шифалы үзлекләре, зарарлы гадәтләр турында белделәр. Read more ...
“12 декабрь - Конституция көне” 12 декабрь көнне Россия Федерациясенең Конституциясе көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Фома авылы китапханәсендә “12 декабрь - Конституция көне” дип исемләнгән күргәзмә төзелде. Конституция– ул төп закон. Анда дәүләтнең иҗтимагый, икътисадый корылыш нигезләре, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары билгеләнгән. Күргәзмәгә төп законның кайчан кабул ителгәне, мөһим булган статьядан өзекләр, мәгьлүматлар куелды. Китап укучыларга күргәзмә файдалы булыр.
“Дару үләннәре – сәләмәтлек чыганагы” 17 август көнне Фома авылы китапханәсендә “Дару үләннәре – сәләмәтлек чыганагы” дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе һәм әңгәмә үткәрелде. Җәй ае дару үләннәрен җыяр чак. Тирә-юнебезгә игьтибар белән карасаң, безне үләннәр дәрьясы чорнап алган . Әңгәмәдә дару үләннәрнең файдасы, аларны ничек куллану турында ”Урман аптекасы”, ”Шифалы үләннәр”, “Дару кабарга ашыкма”дип аталган китапларны карадык. Гади генә булган үләннәрдә безгә файдалы була икән, тик без аларны вакытында җыеп киптереп дөрес итеп кулланырга кирәк. Китаплар күргәзмәсе файдалы киңәшләргә бай булды.
“Авылымның талантлы кешеләре“ 8 декабрь көнне Фома авылы китапханәсендә туган якның кешеләрен белү максатыннан “Авылымның талантлы кешеләре“ дип исемләгән әңгәмә үткәрелде”. Нурлат җиренең күренекле кешеләре “китабыннан Фомада туып үскән, уңган булган кешеләр бик күп. Шулар арасынан берсе Мәскәү шәһәрендә яшәүче Равил Атагайсин, филология фәннәре кандидаты, “Карурман” дип исемләнгән китапның авторы. Мин шул китап һәм аның язучысы белән китап укучыларны таныштырдым. Әңгәмә танып белү максаты белән үткәрелде һәм кызыклы үтте. Сәлимә апа класстащы Равил абыйның яшүсмер чакларын сөйләде.
«Заман белән бергә атлап» 18 июльдә язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зиннур Хөсниярга 60 яшь тулды. Бу көнне Фома авыл китапханәсендә Зиннур Хөсниярның «Заман белән бергә атлап» иҗатына багышланган китап күргәзмәсе төзелде. Ул биш роман авторы, күп кенә хикәяләр һәм повестьлар авторы .“Салават күпере” журналына нигез салучы һәм “Сәхнә” журналының баш мөхәррире. Китап укучылар аның китапларын кызыксынып укыйлар, чөнки аның әсәрләре көндәлек мәшәкатьләргә һәм бүгенге көн проблемаларына кагыла.