“Татар мәдәнияты – саекмас чишмә” Татарстанда 2023 ел милли мәдәният һәм гореф –гадәтләр елы уңаеннан Фома авылы китапханәсендә 8 январь көнне “Татар мәдәнияты – саекмас чишмә” дип аталган китаплар күргәзмәсен китап укучыларга тәкьдим итте.Китап күргәзмәсенә “Татар халкының җырлы биюле уеннары”,”Тылсымлы бизәкләр”,”Әбиемнең сандыгы”,”Татар костюмы”һәм башка китаплар куелды. Татар халкы күптәннән кул эшләре сәнгате белән шөгыльләнә.Элекке заманнарда һәр өйдә йон эрләгәннәр, тукыганнар,. Борынгы сәнгать хәзергегә кадәр сакланып калган. Милли мәдәнияте, теле, сәнгате, традицияләре, гореф- гадәтләре, легендалары, дине яшәгәндә халык та яши.
“Фронтовик , шагыйрь Мостафа Ногман” 22 декабрь көнне Фома авылы китапханәсендә фронтовик шагыйрь Мостафа Ногманның тууына 110 ел тулу уңаеннан “Фронтовик ,шагыйрь Мостафа Ногман” дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәдә шагыйрьнең иҗаты турында мәглүматлар куелды. Күргәзмә укучылар арасында зур кызыксыну уятты.
"Наркомания – гасыр афәте" 8 ноябрьдә, Фома авыл китапханәсендә "Наркомания – гасыр афәт" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә "Яшүсмерне ничек күздән ычкындырмаска","Группа риска","Наркоманиядән саклану", "Наркотикларсыз тормыш" һәм башка яшьләр наркотиклар һәм спайслар куркынычы турында китаплар, брошюралар урын алды. Яшүсмерләр өчен бу белем күргәзмәсе файдалы булыр дип уйлыйм, чөнки кайда гына барсаларда, яшьләр яхшыны начардан аера белсәләр,ялгыш юлга басмаслар. Read more ...
“Карурман җанлы кеше” 20 ноябрь көнне Фома авылы китапханәсендә язучы Хәйдәр Гайнетдинның тууына 70 ел тулу уңаеннан “Карурман җанлы кеше”дип исемләнгән әдәби сәгать белән берлектә иҗатына күргәзмә үткәрелде.Китап укучыларны Хәйдәр Гайнетдинның тормыш юлы,иҗаты белән таныштырдым.Сөембикә,Мирас журнал битләрендә басылган шигырьләрен укып фикерләр алыштык.Безнең арабыздан иртә китсә дә ул татар әдәбиятында якты эз калдырган шәхес. Read more ...
Өлкәннәрне олылыйк Фома авылы китапханәсендә 1 октябрь өлкәннәр көне уңаеннан «Өлкәннәрне олылыйк»дип исемләнгән өлкән китап укучылар белән әңгәмә үткәрелде. Чара барышында матур шигырьләр укыдым, һәм яңа газета, журналлар белән таныштырдым. Безнең өлкәннәребез бер-берсе белән аралаша, шатлыклары белән уртаклаша алдылар, яраткан җырларын башкарып күңелле ял иттеләр. Чара бик күңелле үтте.