Ком сәгате 1 июль көнне Фома авылы китапханәсендә язучы, прозаик Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Камил Әдһәм улы Кәримовның 75 яшьлек юбилейы уңаеннан “Ком сәгате” дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе төзелде. Китаплар күргәзмәсенә Камил Кәримовның Карурманда кара песи,Ком сәгате, Игезәкләр йолдызлыгы һәм башка китаплары куелды. Мәйдан журналының 2010 ел №6 саны тулысынча Камил Кәримовның иҗатына багышланган. Без шул журнал белән таныштык. ”Алдавыч көз“ дип исемләнгән повестын укып фикерләр алыштык. Китап укучылар Камил Кәримовның роман ,повестьларын яратып укыйлар. Аның әсәрләрендә мәхәббәт,гаилә,җәмгыяттә кеше язмышы сүрәтләнә. Авторның әсәрләре җор йөгерек тел табигатькә соклану, юмор һәм сатира белән үрелеп язылган. Read more ...
Без тынычлык телибез 17 июнь көнне Фома авылы китапханәсендә Фома урта мәктәбенең “Кояшкай” исемле җәйге лагерьга йөрүче балалар белән “Без тынычлык телибез“ дип исемләнгән рәсемнәр ясадык. Украина җирендә баручы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы авылдаш егетләребез турында сөйләп үттем.Балалар үз рәсемнәрендә төрле төсләр белән тынычлык символы күгәрченне,салават күперен ясадылар. Матур якты рәсемнәр белән бары тынычлык һәм яхшылык кына телибез. Read more ...
“Минем гаиләмдә – сугыш чоры хәтирәсе” 7 май көнне Фома авылы китапханәсендә Бөек җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан сугыш чоры балалары белән “Минем гаиләмдә – сугыш чоры хәтирәсе” дип исемләнгән истәлек очрашу булып үтте. Әтиләре сугышта үлгән, бала чаклары сугыш чорында үткән Миннегел апа Мирзазянова Минниса апа Галимова үзләренең бала чаклары турында истәлекләрен сөйләделәр, “Хәтер китабы” битләреннән әтиләренең исем фамилияләрен таптылар. Read more ...
«Гаилә - учагы җылысы» 15 май көнне Фома авылы китапханәсендә гаилә көне уңаеннан «Гаилә - учагы җылысы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Китап күргзмәсенә гаилә турында, гаиләдә бала тәрбияләү «Гаилә һәм балалар», «Тигез гомер итегез», «Гаилә бәхетенең серләре», балалар һәм әти - әниләр мөнәсәбәте турында китаплар һәм журналлар куелды. Read more ...
“Затлы каләм иясе Хәсән Сарьян” 24 март көнне татар халык язучысы, асыл каләм иясе Хәсән Сарьянның тууына 95 ел тула. Шул уңайдан Фома авылы китапханәсендә “Затлы каләм иясе Хәсән Сарьян” дип исемләнгән китаплар күргәзмзсе китап укучыларга тәкьдим ителде.Хәсән Сарьянның 60 -70 еллар прозасы әдәбиятка яңа караш алып килде. ”Бер ананың биш улы”, ”Нокталы өтер” әсәрләрендә табигатькә, туган якка мәхәббәт хисләре белән сугарылган.Аның китапларын укуы рәхәт,әсәрләренең тәме күңелгә,җанга йогып кала. Read more ...