“Авылымның күренекле кешеләре” 3 ноябрь көнне Фома авылы китапханәсендә “Авылымның күренекле кешеләре”дип исемләнгән белем сәгате үткәрелде.Белем сәгатендә “Нурлат җиренең күренекле кешеләре” китабында безнең авылның күренекле кешеләре турында язылган.Тарих сәхифәләрен актарганда ,туган төбәгебездә якты эз калдырган күренекле ,талантлы күп шәхесләрнең исеме хәтердә яңара. Алар арасында сугыш ветераннары,күп еллар буена мәктәптә укыткан пенсиядәге укытучылар,хезмәт алдынгылары бар.Без алар турында китаптан укып ихтирам –хөрмәтебезне белдердек,фани дөньядан киткәннәрне искә алдык. Read more ...
Россиянең төп законы-Конституция 12 декабрьдә без Россия Конституциясе көнен билгеләп үтәбез. Шул уңайдан Фома авылы китапханәсендә “Россиянең төп законы-Конституция» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәгә куелган китаплар ярдәмендә китап укучыларга Россия Федерациясенең төп законы – Конституция белән ныгытылган хокукларыбыз һәм бурычларыбыз турында мәгълүматлар бирдем һәм бәйрәмнең тарихы белән таныштырдым.
“Петр 1 –үзе бер тарих” 17 апрель көнне Фома авылы китапханәсендә Петр 1 тууына 350 ел тулу уңаеннан“Петр 1 –үзе бер тарих” дип исемләнгән яшүсмерләр белән тарих сәгате үткәрдем. Мин китап укучыларга Россиянең танылган дәүләт һәм хәрби эшлеклесе, даими армия һәм флотка нигез салучы, талантлы полководец һәм дипломат Петр1 турында мәгълүмат һәм видеоматериаллар тәкъдим иттем. Рус императоры тормышындагы кызыклы фактлар, реформалары һәм бөек эшләре турында сөйләштек. Чара бик эчтәлекле һәм кызыклы булып үтте.
“Габдулла Тукай –сүнмәс йолдыз “ 26 апрель Фома авылы китапханәсендә Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан “Габдулла Тукай –сүнмәс йолдыз “дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән берлектә әдәби кичә үткәрелде. Габдулла Тукай -татар халкының бөек шагыйре.Әз генә гомер яшәсә дә,безгә күпме мирас калдырган. Мин китап укучыларга шагыйьрнең биографиясен сөйләдем. Әкият ,шигырьләрен сөйләдек,китап күргәзмәсендәге китаплар белән таныштырдым. Кичә күңелле үтте.
“Компьютерда эшләргә өйрәнү серләре” 15 апрель көнне Фома авылы китапханәсе Татарстанда цифровизация елы уңаеннан “Компьютерда эшләргә өйрәнү серләре” исем астында компьютерда эшләргә теләге булган китап укучыларны компьютер клавишасында, мониторда һәм шулай ук принтерда кәгазь чыгарту серләре белән таныштырдым. Хәзерге заманны компьютерсыз күз алдына да китереп булмый. Компьютер кеше эшчәнлегенең бөтен өлкәсендә кулланыла, компьютерда үзеңне кызыксындырган бөтен сорауларга җавап табып була.