“Петр 1 –үзе бер тарих” 17 апрель көнне Фома авылы китапханәсендә Петр 1 тууына 350 ел тулу уңаеннан“Петр 1 –үзе бер тарих” дип исемләнгән яшүсмерләр белән тарих сәгате үткәрдем. Мин китап укучыларга Россиянең танылган дәүләт һәм хәрби эшлеклесе, даими армия һәм флотка нигез салучы, талантлы полководец һәм дипломат Петр1 турында мәгълүмат һәм видеоматериаллар тәкъдим иттем. Рус императоры тормышындагы кызыклы фактлар, реформалары һәм бөек эшләре турында сөйләштек. Чара бик эчтәлекле һәм кызыклы булып үтте.
“Компьютерда эшләргә өйрәнү серләре” 15 апрель көнне Фома авылы китапханәсе Татарстанда цифровизация елы уңаеннан “Компьютерда эшләргә өйрәнү серләре” исем астында компьютерда эшләргә теләге булган китап укучыларны компьютер клавишасында, мониторда һәм шулай ук принтерда кәгазь чыгарту серләре белән таныштырдым. Хәзерге заманны компьютерсыз күз алдына да китереп булмый. Компьютер кеше эшчәнлегенең бөтен өлкәсендә кулланыла, компьютерда үзеңне кызыксындырган бөтен сорауларга җавап табып була.
“Йолдыз булып туган йолдыз” 10 апрель көнне балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпованың 60 яшьлек юбилее. Шул уңайдан Фома авылы китапханәсендә “Йолдыз булып туган йолдыз”дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе һәм шигырләр уку сәгате үткәрелде. Йолдыз Шәрәпова - әдәби иҗатын тулысынча балалар шигъриятенә багышлаган каләм иясе, балалар күңеленә хуш килгән дистәләгән китап авторы.”Китаплы кич, ”Сәяхәтче чемодан”, ”Каен алмасы” китаплары матур бизәлешле,кызыклы шигырьләре балаларны үзенә җәлеп итә.
«Йолдызларга юл” 12 апрель көнне Фома авылы китапханәсендә Космонавтика көне уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары катнашында «Йолдызларга юл” дип исемләнгән мәгълүмати танып-белү сәгате үтте. Белем сәгатендә мин китап укучыларга галәмгә очкан беренче очучы - космонавт Юрий Гагаринның хезмәт батырлыгы, аның тормышы һәм илебезгә галәм киңлекләре өлкәсендә күрсәткән уңышлары турында сөйләдем һәм чарага багышланган китап күргәзмәсе белән дә таныштырдым.
“Сәламәт тәндә –сәламәт акыл“ 7 апрель сәламәтлек көне уңаеннан Фома авылы китапханәсендә “Сәламәт тәндә –сәламәт акыл “дип исемләнгән сәләмәтлек сәгате үтте. Сәламәтлек безгә планнарыбызны үтәргә, төп тормыш бурычларын уңышлы хәл итәргә, кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Сәләмәтлекне саклау өчен без нәрсәләр эшлибез? Сәләмәтлекнең нигезләренә нәрсәләрне үз эченә ала?Без китап укучылар белән шул хакта әңгәмә алып бардык.Сәләмәт булганда гына без бәхетле ,димәк сәләмәтлекне яштән үк сакларга дигән фикергә килдек.