“Туган җирнең газиз җырчысы” “Туган җирнең газиз җырчысы” Фома авылы китапханәсендә күренекле шагыйрь, публицист, җәмәгать эшлеклесе Cибгат Хәкимнең тууына 110 ел тулу уңаеннан “Туган җирнең газиз җырчысы” дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе белән берлектә шигри кичә үткәрелде. Сибгат Хакимнең шигырьләре туган җирне ярату белән сугарылган. Аның ”Бер тауда ун чишмә”,”Туган якта һәр тал җырлый”,”Сиреннәр” һәм башка бик күп шигырьләре җырга салынган. Бөек Ватан сугышында башыннан алып катнашкан бик күп шигырьләре сугыш вакытында язылган. Китап укучылар өчен Сибгат Хакимгә багышланган кичә чарасы яшьлек елларына алып кайтты.
“Әниләр белән- без бәхетле” 24 ноябрь көнне Фома авылы китапханәсендә әниләр көне уңаенннан “Әниләр белән- без бәхетле”дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе белән берлектә китапларга күзәтү һәм әңгәмә үткәрдек. Китаплар күргәзмәсенә Радик Фәизовның “Ике әни”,”Мәдинә Маликованың “Арыш тәме”,Хәсән Сарьянның “Бер ананың биш улы”һәм башка китаплар куелды. Әни – иң ягымлы һәм матур исем. Шундый кыска, әмма ул үз эченә нинди бөек һәм зур мәгънәне сыйдырган. Әниләр балалары өчен утка да керә ,суга да төшә.Әниләр булганда балалар бәхетле,өйнең нуры ул әниләр.Әңгәмә һәм китаплар күргәзмәсе китап укучыларга бик ошады.
“Туган җиремнең чиста табигате” “Туган җиремнең чиста табигате” Фома авылы китапханәсендә 24 март көнне “Туган җиремнең чиста табигате” дип исемләнгән экология сәгате үткәрелде.Экология сәгатенең максаты итеп: табигать һәм кеше бербөтенлеген аңлату табигатьнең байлыгы белән горурланырга ,аның серләренә битараф булмаска ,аны яратырга гына тугел сакларга да өйрәттем. Туган ягыбыз табигатенә карата сакчыл караш тәрбияләү һәрбер кешенең уртак бурычы. Балаларга Гәрәфи Хәсәновның “Җир ул уртак йортыбыз “дип исемләнгән китапны алып укырга тәкьдим иттем.