Татарстан республикасы коненэ багышлап, 30 августта Киекле авылы китапханәсе “Татарстан - Ватаным минем” исемле китап күргәзмәсен тәкъдим итте.

Матур, бай, данлыклы Татарстан - безнең торган йортыбыз, Ватаныбыз.

Ул татар халкының тарихи туган иле.

Дүрт миллионнан артык кешене туплаган, йөздән артык милләт вәкилен берләштергән жир.

1990 елда мөстәкыйльлекне хакында Декларация, 1992 - Конституция кабул иткән бәйсез дәүләт.

Зур сәяси, фәнни, мәдәни үзәк.

Безнең меңъеллык тарихыбыз, матур телебез, мәдәниятебез горурланырлык!
Аларны ныклап өйрәнү һәм саклап калу - безнең бурыч!