“Татарстан – Ватаным минем” Татарстан республикасы коненэ багышлап, 30 августта Киекле авылы китапханәсе “Татарстан - Ватаным минем” исемле китап күргәзмәсен тәкъдим итте. Матур, бай, данлыклы Татарстан - безнең торган йортыбыз, Ватаныбыз. Ул татар халкының тарихи туган иле. Дүрт миллионнан артык кешене туплаган, йөздән артык милләт вәкилен берләштергән жир. 1990 елда мөстәкыйльлекне хакында Декларация, 1992 - Конституция кабул иткән бәйсез дәүләт. Зур сәяси, фәнни, мәдәни үзәк. Безнең меңъеллык тарихыбыз, матур телебез, мәдәниятебез горурланырлык! Аларны ныклап өйрәнү һәм саклап калу - безнең бурыч! Prev Next