Көзнең бик матур чагы “Алтын көз” дип аталган чорында Республикабызда бик матур бер бәйрәм билгеләп үтелә. Ул – Өлкәннәр көне. Шул уңайдан
5 октябрь көнне Кычытканлы авылы китапханәсе “Җылы сүз җан азыгы” дип аталган китап күргәзмәсе әзерләде. Күргәзмәдә китапханә фондында булган китаплар һәм журналлар куелды. Күргәзмә өлкән буын укучылар арасында зур кызыксыну уятты.