26 июньдә наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы Халыкара көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Кычытканлы авылы китапханәсе яшүсмерләр белән «Сак булыйк наркомания» дигән тәрбияви әңгәмә үткәрде . Укучылар электрон презентация ярдәмендә алар файдалы гадәтләрне һәм сәламәтлек өчен иң куркыныч зарарлы гадәтләрне , мәсәлән, тәмәке тартуны, алкогольне, наркоманияне һәм токсикоманияне искә төшерделәр. Наркоманиягә каршы көрәшкә багышланган китап күргәзмәсе оештырылды, күргәзмәгә күзәтү ясалды.

Cz7lWXsFVB8