19 январь көнне Кизләү авылы китапханәсендә 4 сыйныф укучылары, халкыбызның күренекле шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, язучы, драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевнең балалар өчен язылган “Без кояш балалары”,”Хуш иске ел”,”Туган ягым“ исемле күңелле шигырьләрен укыдылар. Алар бердәм булып язучының күргәзмәгә куелган китаплары,дисклары белән якыннан таныштылар, фотоальбомнарын карадылар, аудиоязмада “Нигә әни,нигә картаясың?”, “Ядкарь”, “Таң җыры” исемле җырларын тыңладылар.

valiev