20 нче июль көнне балалар язучысы, журналист Алмаз Гыймадиев 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан Колбай-Мораса авылы китапханәсендә “Мәхәббәткә хәреф киртә түгел ” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханә укучылары язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән якынырак танышып уттеләр. Күргәзмәдә язучының китапханәдә булган китаплары урын алды.