2022 ел цифрлаштыру елы буларак билгеләп үтелә. Интернет безнең тормышка шулкадәр нык керде ки, ансыз тормышны күз алдына китерү кыен. Интернет хәзерге вакытта иң зур мәгълүмат системасы, кирәкле мәгълүматны табарга мөмкин.

Шуңа бәйле рәвештә 17 октябрь көнне Яңа Әмзә авылы китапханәсе "Интернет һәм мин" дип аталган рәсем конкурсы үткәрде. Укучылар үз фикерләрен ак кәгазьдә уртаклаштылар. Китапханәче компьютерның файдалы һәм шул ук вакытта куркынычсызлыгы турында сөйләде.

hem min