“Әйтелмәгән васыять” “Әйтелмәгән васыять” Татар халкының бөек язучысы Әмирхан Нигъмәтҗан улы Еникеевка 2 мартта тууына 113 ел тула. Шул уңайдан Бикүле авылы китапханәсе китап укучылар белән “Әйтелмәгән васыять” дип аталган белем сәгате үткәрде. Әмирхан Еникинең башлангыч чор иҗатына караган “Әйтелмәгән васыять” повесте һәм узган гасырның 60 нчы еллары ахырында язылган “Бабайлар” хикәясе буенча фикерләр алыштык.
“Татар таҗы” 23 январьда Мәшһүр татар язучысы, шагыйрь, прозаик һәм публицист, Муса Җәлил исемендәге исемендәге (1990) Габдулла Тукай исемендәге(1990) Габдулла Тукай исемендәге (2010) Дәүләт премиясе лауреаты. 1996 елдан ПЕН- үзәге әгъзасы, язучылар берлеге әгъзасы Ркаил Рафаил улы Зәйдуллинга 60 яшь. Шул уңайдан Бикүле авылы китапханәсе “Татар таҗы”дип аталган китап күргәзмәсе ясады. Күргәзмәдә язучының “Меч тенгри”, “Мәгарә”, “Ташка ордым башны”, “Саташкан сандугач”, “Татар таҗы” һәм балалар өчен “Подарок победителю Сабантуя” кебек китаплары урын алды. Китап укучылар бу китапларны бик яратып карадылар һәм өйләренә дә яздырып алдылар.
“Минем чорым-минем җырым” “Минем чорым-минем җырым” 4 январь көнне Татар язучысы, шагыйрь, күренекле җәмагать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, Татарстан республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2007), Татарстанның М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, россия Гуманитар фәннәр Академиясенең шәрәфле академигы Рәзил Исмәгыйль улы Вәлиевка 75 яшь тула. Шул уңайдан Бикүле авылы китапханәсе “Минем чорым-минем җырым”дип аталган китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәдә шагыйрьнең “Вәгъдә-иман”, “Мәхәббәт һәм нәфрәт”, “Иске сәгать дөрес йөри”, “Җанга уелган уйлар”, “Минем чорым-минем җырым”, “Әсәрләр” китаплары урын алды. Китап укучылар шагыйрьнең китапларын бик яратып карадылар.
“Халкыбызның күңел җәүһәрләре” 2022 ел Россиядә халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы уңаеннан 11 январь көнне Бикүле авылы китапханәсендә “Халкыбызның күңел җәүһәрләре” дип исемләнгән күргәзмә әзерләнде. Күргәзмәгә халкыбызның татар халкының кул эшләнмәләре һәм әлбәттә татар халык иҗатлары, мәкаль-әйтемнәре, табышмаклары, тылсымлы бизәк, татар дөньясы китаплары куелды. Күргәзмә китап укучыларны үзенә җәлеп итте.
“Язгы җилләр” 15 нче декабрьдә танылган татар язучысы һәм җәмагать эшлеклесе, СССР язучылар берлеге әгъзасы Кави Һибәт улы Нәҗметдиновның тууына 120 ел тула. Шул уңайдан Бикүле авылы китапханәсендә “Язгы җилләр” дип аталган китап күргәзмәсе ясалды. Күргәзмәдә шагыйрьнең “Язгы җилләр,” һ.б.китаплары урын алды.