13 июль көнне Фома авылы китапханәсендә китап укучылар белән “Планетабызны чиста тотыйк”дигән исем астында экология сәгате үткәрелде.Экология проблемасы елдан ел авырлаша бара .Табигатьне саклар өчен без нәрсә эшли алабыз соң?Табигать ул безнең әйләнә тирә –юнебез аны матурлар өчен без чәчәкләр утыртырга ,табигатьне ничек сакларга кирәклеге турында  без китап укучылар белән сөйләштек эклогия сәгатьтендә һәм чисталык башта үзеңнән тора дигән фикергә килдек.

9 август  «Төзүче көне» - төзелеш тармагы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме уңаеннан Фома авылы китапханәсе «Минем профессия – төзүче» дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе төзеде. Төзүче һөнәре үз эченә бик күп төрле эшчеләрне үз эченә ала. Кранчы,штукатур,маляр,бетончы һәм башка бик күп һөнәрләр...Китаплар күргәзмәсенә “Как сделать мебель своими руками“,“Справочник молодого штукатура”,”Моя профессия –строитель”, “Справочник молодого маляра”һәм башка бик күп төрле төзүче һөнәренә карата китаплар куелды.

26 июнь Халыкара наркотик чараларны явыз ният белән куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне булып билгеләп үтелә. Шул уңайдан Фома авылы китапханәсендә яшь үсмерләр белән “Наркотиклар турында без нәрсә беләбез” дигән исем астында сәләмәтлек сәгате үткәрелде. Наркомания - ул авыр авыру, дәваланмый торган авыру, баш миен, психиканы, кешенең (бигрәк тә яшүсмер) физик сәламәтлеген җимерә һәм вакытыннан алда үлем белән тәмамлана торган авыру турында сөйләдем. Мин шуны әйтәсем килә: "наркотикларга кагылмагыз, аларны кулланмагыз. Сезне һәм якыннарыгызны нинди кайгы көтә дип уйлагыз!" Наркотикларны еш кына "ак үлем"дип атыйлар. Кеше никадәр элек күнегсә, аның аргонизмы шулкадәр тизрәк бетә.. Әгәр кеше наркотиклардан баш тарта алган икән,аның ихтыяр көче бар.Сәләмәтлек сәгате файдалы үтте.

8 июль  көнне илебездә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә.Шул уңайдан Фома авылы китапханәсендә шул ук исем астында әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәдә без китап укучылар белән гаиләнең бала тәрбияләүдә бурычлары,гаиләле кешенең бәхетле булуы  рухи татулык, барлык авырлыкларны бергә үтәргә әзер гаилә – тормышта ныклы терәк булуы турында сөйләштек.Мин китап укучыларга бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихын сөйләдем.  Чал картлык зирәклеге һәм яшьлек дәрте, бер- береңә булган ышаныч һәм якыннарыңа ярдәм итү теләге, туган йорт җылысы - боларның барысы да гаиләдә чагыла.Әңгәмә эчтәлекле һәм күңелле үтте.

Фома авылы китапханәсендә  язучы  Габделхәй Сабитовның тууына 85 ел уңаеннан китапларына “Табигатьнең гүзәл җырчысы” дип исемләнгән  күргәзмә төзелде. Күргәзмәгә язучының  төрле елларда иҗат ителгән китаплары куелды. Танылган язучы Габделхәй Сабитовның китаплары халыкчан матур тел белән кызыклы, табигый сюжетларга корып язылган. Аның хикәяләрендә табигать белән кешенең берлеген сизеп торасың. Табигатькә,  аның серләренә һәм Җиргә соклану исә алар өчен борчылу хисе белән үрелеп бара. Аның иҗаты табигатьне яратырга өйрәтә