ANKETA KNOPKA

11 август көнне Киекле авылы китапханәчесе Апас муниципаль районында уздырылган Әдәби Сабан туенда катнашты.

Бу бәйрәм 2023 елда Әдәби марафонда катнашкан финалистларны җыйнады, гомумән, туган телне, татар әдәбиятын һәм мәдәниятын яраткан йөзләгән кешене берләштерде, илебезнең төрле төбәкләреннән килгән тел кардәшләребез белән таныштырды. Рабит Батулла, Галимҗан Гыйльманов, Ркаил Зәйдулла, Гөлсинә Галимуллина, Ленар Шәех, Илсөяр Иксанова, Шәмсия Җиһангирова, Раил Гатауллин һәм башка татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткән шәхесләрне күрү, истәлеккә аларның автографларын алу, фотога төшү, яңа басылган китапларын үзләштерү мөмкинлеген булдырды.

Бәйрәмдә сөлге җыю йоласы, Әдәби көрәш, Әдәби марафонда актив катнашкан районнарны бүләкләү, лотерея уены, Сабан туе ярышлары уздырылды.

Татар җырчылары, бию коллективлары һәм сүз осталарының чыгышлары бәйрәмне тагын да ямьлерәк итте.

Татар китабына мәхәббәт тәрбияләүче бу проектның гомере озын булсын!

11.08.2023 эдэби сабантуй фото


График работы Бурметьевской сельской библиотеки

423031, РТ, д.Бурметьево, ул. Школьная, д.3а

8(84345) 3 - 31 - 81

 Ахметвалеева Чулпан Азатовна - 

библиотекарь

Chulpan.Ahmetvaleeva@yandex.ru

 

Часы работы:

с 8.00 до 12.00

с 17.00 до 19.00

выходной- воскресенье

Новости филиалов