«Әниләр – олуг затлар» Әни – һэр кешегә дә иң кадерле булган зат. Әнилэр көнен уздырмаган бер генә ил дә дөньяда юктыр. Киекле авылы китапханәсендә гузәл затларыбызга багышланган «Әниләр – олуг затлар» дип исемләнгән китаплар кургәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә татар халкының җәүхәрләре булган күренекле әсәрләр урын алды. Э.Еникинең «Матурлык», Зифа Кадырованың «Бәхеткә юл кайдан?», Ф.Акбалатованың «Аның исеме - мәхәббәт», Т.Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр», Р.Хәбибуллинаның «Мулла килене», Ф.Яхинның «Ак әбиләр догасы» укучылар тарафыннан яратып укыла торган китаплар урын алды. Prev Next