ANKETA KNOPKA

     2022 ел Росиядә Халык сәнгате һәм халыкларының матди булмаган мәдәни мирасы елы дип игълан ителде.

     Бу елның максаты Росиядә этномәдәни күптөрлелекне, барлык халыклар һәм этник берләшмәләрнең үзенчәлеген, шулай ук матди булмаган мирасны саклау һәм танытудан гыйбарәт.

     10 январь көнне Киекле авылы китапханәсе Халык сәнгате һәм халыкларның матди булмаган мәдәни мирасы елына багышлап “Халык традицияләренә яшәргә һәм ныгырга” исемле китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәгә татар халкының көнкүреше, татар халкының йолалары һәм татар халкының бәйрәмнәре бүлекчәләре астында күпсанлы китаплар урын алды. Китап укучылар китаплар ярдәмендә әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен, көнкүрешен, милли һәм дини бәйрәмнәрен, киемнәрен, ашларын һәм башкаларны искә төшереп үтте.

 

tradiciya


График работы Бурметьевской сельской библиотеки

423031, РТ, д.Бурметьево, ул. Школьная, д.3а

8(84345) 3 - 31 - 81

 Ахметвалеева Чулпан Азатовна - 

библиотекарь

Chulpan.Ahmetvaleeva@yandex.ru

 

Часы работы:

с 8.00 до 12.00

с 17.00 до 19.00

выходной- воскресенье

Новости филиалов