“Тукай дөньясына сәяхәт” рәсемнәр күргәзмәсе Киекле авылы китапханәсендә уздырылган “Тукай дөньясына сәяхәт” исемле искә алу сәгатенең дәвамы буларак, 26 апрельдә китапханәдә бөек шагырьнең 137 еллыгына багышланган рәсемнәр күргәзмәсе дә оештырылды. Бу рәсемнәрне искә алу чарасында катнашкан 28 нче “Умырзая” балалар бакчасының өлкәннәр төркеме алып килде. Барлык балалар да рәсем ясарга ярата. Ә яраткан әсәреңнең героен үзең күз алдыңа китергәнчә ясау икеләтә мавыктыргыч. Шуңадыр, “Бала белән күбәләк”, “Шүрәле”, “Су анасы” кебек әсәрләренең геройлары балалар тарафыннан хис һәм илһам белән башкарылган, яратып сурәтләнгән иде. Бөек шагырьнең иҗади мирасы зур кыйммәткә ия. Аның искиткеч поэмалары, әкиятләре, шигырьләре күп буын мәхәббәтен яулаган һәм бу хис киләчәктә дә үзгәрмәячәгенә шик юк!
Час патяти “Тукай дөньясына сәяхәт” 26 апрель көнне татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Яраткан шагыйребезнең тууына 137 ел тулды. Шул вакыйга уңаеннан Киекле авылы китапханәсендә “Тукай дөньясына сәяхәт” исемле искә алу сәгате үткәрелде. Габдулла Тукайның кыскача тормыш һәм иҗат юлын искә төшергәннән соң, балалар викторинада катнашты: иллюстрацияләр буенча шагырьнең әкиятләрен таныдылар. Тукай иҗаты белән таныш булулары, аның әсәрләрен яратулары балаларның рәхәтләнеп сорауларга жавап бирүләреннән күренеп торды. Чара барышында балалар татар телендә Габдулла Тукайның “Су анасы” әкиятенә нигезләнеп төшерелгән мультфильм карадылар. Әкиятне искә төшергәннән соң, нәни китап сөючеләр кеше әйберенә тимәскә кирәклеген, алдалауның начар гадәт булуын һәм су буена зурлардан башка йөрергә ярамаганлыгын тагын бер кат кабатладылар. Шулай ук чарада балалар үзләре өчен әзерләгән китап күргәзмәсеннән яратып белгән әкиятләрен таныды һәм шагырьнең үзләренә яңа булган әсәрләре белән танышты.
“Мы дарим людям радость” - фотовыставка 15 апреля - Международный день культуры. В этот день Бурметьевская сельская библиотека организовала фотовыставку “Мы дарим людям радость”, которая разместила памятные фотографии из мероприятий, организованных учреждениями культуры села. Читатели посмотрев их, смогли вспомнить яркие, радостные и интересные моменты прошедших событий.
«Пасхальные мотивы» - мастер-класс В рамках Года национальных культур и традиций в Республике Татарстан в Бурметьевской сельской библиотеке прошел мастер-класс “Пасхальные мотивы”. Юные читатели библиотеки вспомнили традиции татарской и русской национальностей, узнали о традиции русской культуры - покраски яиц в праздник пасхи. Дети с увлечением занимались декорированием яиц, радовались своим собственным авторским работам с зайчиками, голубями, цветочками и сердечками. Проведение мастер-класса сформировало у юных читателей систему представлений о разных народах, их жизни, культуре, воспитало осознанное чувство дружбы и уважения к людям других национальностей.
“Хуш киләсең, Нәүрүз” бәйрәм тамашасы. 25 март көнне Киекле авылы китапханәсе авыл мәдәният йортының җирле үзидарә белән берлектә оештырган “Хуш киләсең, Нәүрүз” чарасында катнашты. Нәүрүзне бәйрәмнең хуҗасы - яз чибәре Нәүрүзбикә ачып җибәрде, кунакларны яз килүе белән котлады, матур теләкләрен җиткерде. Балалар өчен чарада күңелле стартлар оештырылды, ә зурлар матур җырлар белән хозурланды. Кайнар табада пешкән плов, коймак һәм тәмле чәй кунакларга бик ошады. Нәүрүзбикә белән оештырылган фотосессия исә күңелләргә яз рухы өстәде.