«Сак булыйк терроризм» Соңгы вакытта экстремизм, террорчылык актлары турында массакүләм мәгълүмат чаралары аша еш ишетергә туры килә. Очраклы булмаган бу вакыйгалар һәркемнән икеләтә уяулыкны, игътибарлылыкны һәм саклыкны таләп итә. Шул уңайдан 25 нче июльдә Кычытканлы авылы китапханәсе «Сак булыйк терроризм» дип аталган рәсем конкурсы үткәрде.
«Рәсүл Гамзатовны укыйбыз» Дагыстанның халык шагыйре Рәсүл Гамзатовның тууына 100 ел тулу уңаеннан 18 нче июльдә Кычытканлы авылы китапханәсе «Читаем Расула Гамзатова», «Рәсүл Гамзатовны укыйбыз» дип аталган акция үткәрде.
«Сак булыйк наркомания» 26 июньдә наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы Халыкара көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Кычытканлы авылы китапханәсе яшүсмерләр белән «Сак булыйк наркомания» дигән тәрбияви әңгәмә үткәрде . Укучылар электрон презентация ярдәмендә алар файдалы гадәтләрне һәм сәламәтлек өчен иң куркыныч зарарлы гадәтләрне , мәсәлән, тәмәке тартуны, алкогольне, наркоманияне һәм токсикоманияне искә төшерделәр. Наркоманиягә каршы көрәшкә багышланган китап күргәзмәсе оештырылды, күргәзмәгә күзәтү ясалды.
«Журналлар иленә сәяхәт» 12 июльдә Кычытканлы авылы китапханәсе китап укучылар белән «Журналлар иленә сәяхәт» дип аталган танып белү сәгате үткәрде. Чара барышында укучылар журнал атамалары һәм төрләре белән таныштылар, шулай ук “журналист”, “редактор”, “тираж”, “экземпляр” төшенчәләре турында да мәгълүмат алдылар. Укучылар китапханәдә булган “Сабантуй”, “Салават күпере”, “Ялкын”, “Ежик”, “Непоседа, “Мамино Солнышо”, “Лукошка идей” журналларының битләре буенча виртуаль сәяхәт ясадылар. Бу кызыклы һәм мавыктыргыч журналлардагы рубрикалар, мәкаләләр белән якыннан таныштылар. Шулай ук укучылар үзләренең яраткан журналларыннан шигырь, хикәя, әкиятләрдән өзекләр укыдылар, кроссвордлар чиштеләр, табышмакларга җаваплар таптылар. Бу чара кызыклы һәм нәтиҗәле узды.
«Каләм белән җиңдек дошманны» 15 нче июнь көнне Кычытканлы авылы китапханәсе «Современник» клубына йөрүче китап укучылар белән «Каләм белән җиңдек дошманны» дип аталган чара үткәрде. Чара барышында укучылар фронтавик язучылар белән таныштылар,аларның әсәрләрен кычкырып укыдылар.Шулай ук китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.