“Бу җир – синең һәм минем” Туган якны өйрәнү Якты Күл авылы китапханәсенең эшчәнлегенең мөһим юнәлешләренең берсе. Һәр кешенең күңелендә туган якка, үзенең кече ватанына мәхәббәт яши. Бу мәхәббәт беркайчан да сүнмәсен өчен, «Миңа кадерле булган төбәк» дип исемләнгән туган якны өйрәнү проекты кысаларында, атна дәвамында, 29 марттан - 2 апрельгә кадәр, теләгән һәркем «Бу җир – синең һәм минем» дигән китап күргәзмәсе белән якыннан таныша ала. Күргәзмә аша китап укучылар Якты Күл авылының тарихы, табигате, күренекле кешеләре, ветераннары турында китаплар һәм гәҗитләр белән таныша алалар.
«Яраткан шигырьләрне укыйбыз» Ел саен, 21 мартта Бөтендөнья шигърият көне билгеләп үтелә. Нәрсә ул шигърият? Һәр кеше өчен ул төрле мәгънәгә ия. Шигърият, без туганнан бирле, әйләнә-тирәбездә: әни җырлаган бишек җырларында, мәзәкләрдә, такмакларда. Шул бәйрәм кысаларында китапханәдә "Яраткан шигырьләрне укыйбыз"дип исемләнгән әдәби укулар узды. Шулай ук китап сөюче дусларыбыз "Туган як шагыйрьләре"дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар.
“Скажи наркотикам НЕТ!” 1 марта в Светло-Озёрской сельской библиотеке прошла акция «Скажи наркотикам НЕТ!». Читателям раздавались информационные буклеты, также была оформлена одноименная книжная выставка, на которой были представлены книги, брошюры, статьи из журналов и газет, посвященных проблеме наркомании, как угрозе здоровью населения страны.
“Милли бизәкләрдә халкым тарихы” 5 март көнне Якты Күл авылы китапханәсендә, халык сәнгате һәм халыкларның мәтди булмаган мәдәни мирасы елына багышлап, “Милли бизәкләрдә халкым тарихы” дип исемләнгән, танып-белү сәгате үтте. Чара барышында балалар милли бизәкләрнең төрләре, мәгънәләре белән таныштылар. Алган белемнәрен ныгытыр өчен, алар төрле пазллар җыйдылар һәм кәгазьдә алъяпкыч белән түбәтәйләрне татар милли бизәкләре белән бизәделәр. Танып-белү сәгате бик эчтәлекле үтте.
“Туган җир буйлап сәяхәт” “Туган ягым миңа кадерле" проекты буенча эш кысаларында,28 гыйнвар көнне Якты Күл авылы китапханәсендә “Туган җир буйлап сәяхәт” дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате узды. Балаларга безнең Якты Күл авылының барлыкка килүе, үсеше, күренекле кешеләре турында мәгълүмат бирелде. Шулай ук Фәүзия Мөхәммәтованың “Якты Күлем” китабы белән таныштырып, китап күргәзмәсенә дә күзәтү үткәрелде. Балалар кызыксынып, сораулар биреп, яңа мәгълүматлар үзләштерделәр.