ANKETA KNOPKA

 

21 апрель көнне Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан , 3 нче номерлы шәһәр филиалы китапханәсендә «Ислам дине кануннары», дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Ислам дине, Болгар ханлыгы, гомумән, борынгы бабаларыбызның тормыш-көнкүреше, яшәеше белән танышу өчен китапханәгә йөрүчеләр хәйран. Күпчелеге өлкән буын, алар гомер буе китап укыган кешеләр, хәзер дә тарихи романнар, ислам дине чыганаклары белән кызыксыналар. Күргәзмәдә Бөек Болгар дәүләтенә кагылышлы китаплар урын алды.Китапханәгә килгән өлкән буын апалар исламның килеп чыгышы,тарихы турында сөйләделәр,мөнәҗәтләр әйттеләр, шулай ук  бәетләр дә укыдылар.

 6фото 3


График работы городского филиала №3

423040,РТ,  д.Верхний Нурлат,

ул. В.Нурлатская, д. 32

 

 Ахметсафина Гулия  Ильдаровна -

библиотекарь

guliaalahmed@gmail.com

 

Часы работы: 

с 9.00 до 13.00

с 14.00 до 17.00

Выходной: воскресенье

Новости филиалов