ANKETA KNOPKA

 

Киекле авыл китапханәсе ел саен яңа нәни китап укучыларны каршы ала һәм экскурсияләр үткәрә. Бу ел да искәрмә булмады.

13 июль көнне китапханәгә 28нче «Умырзая» балалар бакчасының төрле яшьтәге өлкәннәр төркеме экскурсиягә килде. Балалар бик яратып китап дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Алар бигрәк тә матур итеп бизәлгән китапларга, «Салават күпере», «Веселые затейники» кебек журналларга һәм балалар өчен чыгарылучы газеталарга аерым игътибар бирделәр. Экскурсия барышында балалар китапханәгә ничек язылырга кирәклеген аңладылар, китапларны ничек дөрес итеп сайларга өйрәнделәр һәм һәр китапның китап стеллажында үз урыны барлыгын белделәр.

Чара ахырында балалар өчен викторина үткәрелде, анда алар үзләренең әкият геройлары турында белемнәрен күрсәтә алдылар. Барлык биремнәрне дә бик яхшы үтәделәр.


2.1 фото


График работы Бурметьевской сельской библиотеки

423031, РТ, д.Бурметьево, ул. Школьная, д.3а

8(84345) 3 - 31 - 81

 Ахметвалеева Чулпан Азатовна - 

библиотекарь

Chulpan.Ahmetvaleeva@yandex.ru

 

Часы работы:

с 8.00 до 12.00

с 17.00 до 19.00

выходной- воскресенье

Новости филиалов