ANKETA KNOPKA

 

Хәзерге кешенең тормышын компьютер технологияләреннән башка күз алдына да китереп булмый, һәм өлкән яшьтәге кешеләр дә яшь буыннан бу өлкәдә калышырга теләми, заман белән бергә атларга омтыла. Яшь үзенчәлекләре нигезендә өлкәннәргә виртуаль мәгълүмат алу һәм аралашу дөньясына мөстәкыйль керү, компьютер дөньясын үзлектән өйрәнү бик авыр.

Киекле авылы китапханәсе шул уңайдан 23 ноябрь көнне өлкән яшьтәге укучылар өчен “Цифрлы киңлектә” исемле информатика дәресе уздырды. Бу чара Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы кысаларында оештырылды.

Укучылар компьютер жайланмалары белән танышты, компьютер ярдәмендә никадәр эш башкару мөмкинчелеген аңлады, компьютер, ноутбук һәм телефон кебек жайланмаларның аермасын күзәтте.

Цифрлы дөньяны үзләштерергә теләге булган һәрбер кешегә китапханә ярдәм итәргә әзер!


23.11.2022 цифровизация фото


График работы Бурметьевской сельской библиотеки

423031, РТ, д.Бурметьево, ул. Школьная, д.3а

8(84345) 3 - 31 - 81

 Ахметвалеева Чулпан Азатовна - 

библиотекарь

Chulpan.Ahmetvaleeva@yandex.ru

 

Часы работы:

с 8.00 до 12.00

с 17.00 до 19.00

выходной- воскресенье

Новости филиалов