“Әнием - кадерлем минем!” Көз ахырында, кар ятканда һәм кешеләр яңа ел могҗизалары көткәндә, илебез матур бәйрәм – Әниләр көнен билгеләп үтә. Бу көнне һәрберебез дә илнең иң зур бәйрәмнәренең берсе итеп кабул итә, чөнки ул жир йөзендэге иң кадерле, иң изге кеше - әниләребезне хөрмәтләү көне. 26 ноябрьдә Киекле авылы китапханәсе һәм мәдәният йорты шул уңайдан “Әнием - кадерлем минем!” исемле ял кичәсе оештырды. Ял кичәсендә авылыбызның күркәм әниләре татар халык җырларын җырлады, шигырьләр укыдылар Кадерле әниләр һәрвакыт исән-имин, озын гомерле булсыннан иде, балалары картайган көннәрендә терәк булсын, һәрчак кадер – хөрмәттә яшәргә язсын аларга!!! Prev Next