ANKETA KNOPKA

17 июнь көнне китапханәгә Киекле гомумбелем бирү мәктәбендә эшләп килүче “Дуслык” ял лагеренә йөрүче укучылар экскурсиягә килде. Балалар кызыксынып китап дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар: китапханәгә ничек язылырга кирәклеген аңладылар, китапларны ничек дөрес итеп сайларга өйрәнделәр һәм һәр китапның китап стеллажында үз урыны барлыгын белделәр. Шулай ук китапханәдә оештырылган күргәзмәләр белән таныштылар, яңа басылган китаплар турында белешмә алдылар. Бигрәк тә матур итеп бизәлгән китапларга, “Салават күпере”, “Веселые затейники” кебек журналларга һәм балалар өчен чыгарылучы “Көмеш кыңгырау”газетасына аерым игътибар бирделәр. Экскурсия барышында балалар сәламәт яшәү рәвеше турындагы әңгәмәдә дә катнаштылар: көндәлек режим, зарядка, чыныгу, дөрес туклану турында белемнәре белән уртаклаштылар, сәламәтлеккә комачаулаучы начар гадәтләр турында сөйләштеләр. Викторинада катнашып, үзләренең әкият геройлары турында белемнәрен күрсәтә алдылар. Чара азагында, әлбәттә, үзләрен кызыксындырган китапларны яздырып алу мөмкинлеге дә булды.

17.06.2023 экскурсия фото

 


График работы Бурметьевской сельской библиотеки

423031, РТ, д.Бурметьево, ул. Школьная, д.3а

8(84345) 3 - 31 - 81

 Ахметвалеева Чулпан Азатовна - 

библиотекарь

Chulpan.Ahmetvaleeva@yandex.ru

 

Часы работы:

с 8.00 до 12.00

с 17.00 до 19.00

выходной- воскресенье

Новости филиалов