ANKETA KNOPKA

26 нчы июнь көнне Киекле авылы китапханәсе “Авыл буйлап сәяхәт” исемле танып-белү экскурсиясе оештырды. Туган якны өйрәнү юнәлешенә багышланган бу сәяхәт барышында балалар туган авылыбыз Киеклегә нигез салу тарихы белән таныштылар, “Бурметьево”, “Киекле” атамаларының ни өчен кушылуын белделәр. Авылыбызның югары оч, түбән оч дип йөртелүен ассызыкладылар. Балалар белән үзәк урамнарга, югары оч мәчетенә, күл буена сәяхәт ясалды. Әлбәттә, һәр урын атамасының килеп чыгышына аңлатма бирелде. Балалар бик кызыксынып Югары оч мәчете, Кушкиләк аланы, Мәрзия һәм Кибет күлләре турында мәгълүмат алдылар. Без барыбыз да кечкенә Ватаныбызга сак карарга, аның тарихын сакларга, аны якларга һәм аның белән горурланырга тиешбез!

26.06.2023 бурметьево фото


График работы Бурметьевской сельской библиотеки

423031, РТ, д.Бурметьево, ул. Школьная, д.3а

8(84345) 3 - 31 - 81

 Ахметвалеева Чулпан Азатовна - 

библиотекарь

Chulpan.Ahmetvaleeva@yandex.ru

 

Часы работы:

с 8.00 до 12.00

с 17.00 до 19.00

выходной- воскресенье

Новости филиалов