“Тормыш дулкыннары” 12 март Киекле авылы китапханәсе татар әдәбияты классигы, язучы, әдәбият һәм тел галиме, публицист Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 яшь булуга багышлап “Тормыш дулкыннары” исемле китаплар күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәдә татар әдәбияты классигының күпьяклы иҗатын чагылдырган китаплар, шулай ук язучының әсәрләре тәкъдим ителде. Күргәзмә март ахырына кадәр ачык булачак. Әлеге күргәзмә аша китап укучылар Г. Ибраһимовның иҗатына багышланган әсәрләр белән таныша алачаклар.
“Тормыш – батырлык!” 15 февраль көнне герой-шагырьнең туган көне. Шул уңайдан Киекле авылы китапханәсе “Тормыш – батырлык!”дип аталган китаплар күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәдә һәр буын укучысы өчен игътибарга лаеклы китаплар урнаштырылды.
“Халык традицияләренә яшәргә һәм ныгырга” 2022 ел Росиядә Халык сәнгате һәм халыкларының матди булмаган мәдәни мирасы елы дип игълан ителде. Бу елның максаты Росиядә этномәдәни күптөрлелекне, барлык халыклар һәм этник берләшмәләрнең үзенчәлеген, шулай ук матди булмаган мирасны саклау һәм танытудан гыйбарәт. 10 январь көнне Киекле авылы китапханәсе Халык сәнгате һәм халыкларның матди булмаган мәдәни мирасы елына багышлап “Халык традицияләренә яшәргә һәм ныгырга” исемле китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәгә татар халкының көнкүреше, татар халкының йолалары һәм татар халкының бәйрәмнәре бүлекчәләре астында күпсанлы китаплар урын алды. Китап укучылар китаплар ярдәмендә әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен, көнкүрешен, милли һәм дини бәйрәмнәрен, киемнәрен, ашларын һәм башкаларны искә төшереп үтте.
“Күпкырлы иҗат” Галимҗан Хәмит улы Гыйльманов 1957 елның 1 февралендә Башкортстанның Дүртөйле районы Әсән авылында туа. Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйтьче, тынгысыз галим-тикшеренүче, күп кенә хикәяләр, повестьлар һәм романнар авторы буларак киң танылу алган. Аларга барлыгы егермедән артык китап язылган. 1992 елдан ул язучылар оешмасы әгъзасы булып тора. Милли әдәбиятны үстерүгә зур өлеш керткәне өчен аңа «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде. Ул Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнде, М.Шолохов медале һәм Татарстан Мәдәният министрлыгының «мәдәнияткә керткән өлеше өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде. 2002 елда аңа Абдулла Алиш әдәби премиясе бирелә. Киекле авылы китапханәсе язучының юбилее уңаеннан “Күпкырлы иҗат” исемле китаплар күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәдә авторның “Тәкъдиргә юл”, “Һәркемнең үз догасы”, “Ходай бүләге” , “Китек ай”, “Тозлы яңгыр ”, “Көмеш тарак” кебек әсәрләре һәм журналларда басылган берникадәр мәкаләләре урын алды. Укучылар юбилярның әсәрләрен кызыксынып һәм яратып кабул итте.
«День Неизвестного солдата» Ежегодно 3 декабря в России отмечается День Неизвестного солдата. Этот день напоминает нам о великом подвиге советских солдат, погибших на полях сражений. Они не искали славы и почестей и думали лишь об одном – уничтожить врага, вступившего на нашу землю. Многие захоронены в братских могилах. Все они вошли в нашу историю Неизвестными солдатами… К этой знаменательной памятной дате в Бурметьевской сельской библиотеке была организована книжная выставка «День Неизвестного солдата». На выставке представлены книги «От солдата до генерала», «Воспоминания о войне», «Хәтер яктысы» Ш.Мустафина, «Содаты бессмертия» В.В. Кованова «Война. Народ. Победа».