“Каерса да язмыш канатымны” 3 декабрьдә барыбыз өчен дә әһәмиятле көн - язмыш сынауларына бирешмичә, тормышта үз урыннарын тапкан һәм аны чын күңелдән яраткан көчле рухлы, максатчан кешеләребез – Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Колбай-Мораса авылы китапханәсе инвалидлар көненә карата китап күргәзмәсе әзерләде . Күргәзмәдә яралы язмышка дучар булган талантлы шәхесләребез Ф.Яруллин, Г.Сәгыйров, Б.Полевой, язучылар турында мәгълүматлар белән танышып була.Аларның язган китаплары һәммәсе яшәешнең мәгънәсен югалтмыйча тормышка өмет белән карарга өндиләр.
«Дуслык нәрсәдән башлана?» 16 ноябрьдә Халыкара толерантлык көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Колбай-Мораса авылы китапханәсендә толерантлык көненә карата «Дуслык нәрсәдән башлана?» дип исемләнгән толерантлык дәресе үткәрде. Чара барышында укучыларны китап күргәзмәсендәге китаплар белән таныштырды, «толерантлык» сүзенең нәрсә белдергәнен аңлатты һәм бер-береңә карата мөнәсәбәтләр, бер-береңне ничек ишетергә, аңларга, хөрмәт итәргә кирәклеге турында сөйләштеләр. Read more ...
“Рөстәм Мингалимовка багышланган иртә” 15 август көнне Колбай-Мораса авылы китапханәсендә Рөстәм Гали улы Мингалимовка багышланган “Рөстәм Мингалимовка багышланган иртә” исемле китап күргәзмә ясалды. Укучылар аның тормыш юлы һәм иҗаты белән якынырак танышып үттеләр. Read more ...
“Татарстан Республикасының Конституция көне” 6 ноябрь – Татарстан Республикасының Конституция көне. Әлеге уңайдан Колбай-Мораса авылы китапханәсе “Татарстан Республикасының Конституция көне” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәгә телләр, законнар, конституция китаплары куелды. Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында Татарстан Республикасы Законы дип исемләнгән җыентыкка күзәтү үткәрелде. Read more ...
“Мәхәббәткә хәреф киртә түгел ” 20 нче июль көнне балалар язучысы, журналист Алмаз Гыймадиев 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан Колбай-Мораса авылы китапханәсендә “Мәхәббәткә хәреф киртә түгел ” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханә укучылары язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән якынырак танышып уттеләр. Күргәзмәдә язучының китапханәдә булган китаплары урын алды.