“Бакый Урманченың тормышы һәм иҗаты” 23 февраль көнне,Колбай-Мораса авылы китапханәсе Совет татар рәссамы, скульптор, график, фотограф Габделбакый Идрис улы Урманчиевның туган көненә карата “Бакый Урманченың тормышы һәм иҗаты”дип аталган портрет күргәзмә әзерләде. Һөнәри татар сәнгатенә нигез салучы, ул татар осталарының беренче булып махсус сәнгать белеме алган, әмма өлкән елларда аның сәнгатендә өстенлек итә торган милли традицияне беркайчан да югалтмаган.Аның иҗатында югары һөнәри осталык татар милли мәдәнияте нигезләре белән берләштерелде.
«Цифрлы галәм дөньясы» 2022 ел Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 10 февраль көнне Колбай-Мораса авылы китапханәсендә «Цифрлы галәм дөньясы» дип аталган рәсемнәр күргәзмәсе оештырды. Кечкенә китапханә укучыларыбыз «Цифрлы галәм дөньясы» ничек аңлауларына карап рәсем ясап килделәр. Заманча балалар туганнан бирле цифрлы пространствога чумалар, алар цифрлы мохиттә яшиләр һәм укый һәм тормышларын цифрлы кырдан башка күз алдына да китерә алмый. «Цифрлы галәм дөньясы» кибернетика, гомуми һәм һөнәри билгеләнештәге компьютер программалары, компьютер артында куркынычсыз эш алып бару, интернетның гаять зур мөмкинлекләрен ача.
"Винни-пух маҗаралары” 18 гыйнвар көнне,Колбай-Мораса авылы китапханәсе ,Британия язучысы А́лан Алекса́ндр Милның туган көненә карата “Винни –пух һәм барысы да”дип аталган китап-илюстратив күргәзмә тәкъдим итте.Бу күргәзмәдә китапханә укучылары язучының кыскача биографиясе һәм аның дөньядагы иң яхшы балалар китабы белән танышып үтте."Винни-пух маҗаралары” ул бөтен дөньяда гаиләдә уку өчен иң яхшы китап үрнәкләренең берсе буларак санала.
«Бөек дәүләтнең бөек патшасы» 9 февраль көнне Колбай-Мораса авылы китапханәсе, Петр I тууына 350 ел тулу уңаеннан «Бөек дәүләтнең бөек патшасы» дип исемләнгән портрет күргәзмә әзерләде. Күргәзмә аша китап укучылар бөек реформаторның тормыш юлының кызыклы фактлары, аның шәхси тормышы турында мәгълүматлар белән таныштылар.
“Һәр җәүһәрдә халкым-тарихы” 14 гыйнвар көнне,Колбай-Мораса авылы китапханәсе “Һәр җәүһәрдә халкым-тарихы”дип аталган китап күргәзмә тәкъдим итте.Бу күргәзмәдә,китапханә укучылары рус,татар крестьянының көнкүреше белән таныштылар.Рус хәм татар халкы хезмәт куйган гына түгел, гасырлар дәвамында сүзгә бәһасез һәйкәлләр: әкиятләр, җырлар, такмаклар, мәкальләр, әйтемнәр, мәзәкләр булдырган. Бу әсәрләрнең барысы да күргәзмәдә тәкъдим ителде.