“Бакый Урманче – күпкырлы талант иясе” 2022 елның 23 февралендә татар рәсем сәнгатенә нигез салучы Бакый Идрис улы Урманченың тууына 125 ел тулды. Яңа Әмзә авылы китапханәсендә күренекле рәссамның юбилеена багышланган “Бакый Урманче – күпкырлы талант иясе” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Китап укучыларны Баки Урманченың биографиясе, аның рәсемнәре, графика һәм скульптура эшләре, аның тормышы һәм иҗаты белән таныштырдым.
“Туган телем – иркә гөлем” Яңа Әмзә авылы китапханәсендә 21 февраль көнне Туган тел көненә багышланган “Туган телем – иркә гөлем” дип исемләгән акция үткәрелде. Чара барышында яшь китап укучылар белән татар мәкальләрен һәм әйтемнәрен, әби – бабаларыбызның йолаларын искә төшердек, табышмаклар чиштек. Чара эчтәлекле һәм мавыктыргыч үтте.
“Халык хәтере китап мәдәниятендә” Яңа Әмзә авылы китапханәсендә Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында “Халык хәтере китап мәдәниятендә” дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды. Һәр халыкның үз мәдәнияте, теле, гореф-гадәтләре бар. Күргәзмәдә китап укучылар халык һөнәрчелеге сәнгате , халыкавыз иҗаты дөньясына таныша алалар. Мәдәни мирас-гасырлар буена саклана торган һәр халыкның мөһим өлеше булып кала.
“Бөек дәүләтнең бөек патшасы” 12 февраль көнне Яңа Әмзә авылы китапханәсе Россия императоры Петр – I нең тууына 350 ел тулуга карата “Бөек дәүләтнең бөек патшасы” дип исемләнгән информация сәгате үткәрелде. Чарада китапханәче укучыларны Петр – I нең биографиясе һәм Рәсәй белән идарә итүе турында сөйләде.
“Певец родной природы” «Шишкин – художник народный. Всю жизнь он изучал русский, преимущественно северный лес, Русское дерево, русскую чащу, русскую глушь. Это его царство, и тут он не имеет соперников, он единственный…» (В.В. Стасов) 190 лет назад, 25 января, родился выдающийся русский художник Иван Иванович Шишкин. В честь этого знаменательного события Ново Амзинская сельская библиотека оформила книжно-иллюстративную выставку “Певец родной природы”. С именем Ивана Шишкина (1832–1898) связана история русского пейзажа второй половины XIX столетия. Лучшие полотна выдающегося мастера стали классикой национальной живописи. Его «Утро в сосновом лесу», «Рожь», «Среди долины ровныя…», «Корабельная роща», «Перед грозой» и многие другие знакомы всем нам с детства. Произведения Шишкина и сегодня остаются лучшей иллюстрацией к текстам русских классиков, посвящённых красоте родной земли: А. С. Пушкина, М. Ю. Лермонтова, А. Н. Некрасова, Л. Н. Толстого, И. А. Бунина, С. А. Есенина и др.