“Китап киштәсендә цифрлаштыру” Цифрлы икътисадның алга таба үсеше өчен уңай шартлар тудыру, цифрлы технологияләрне, халыкның тормыш сыйфатын күтәрү өчен сервисларны һәм хезмәтләрне нәтиҗәле үстерү максатларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2022 елны Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы дип игълан итте. Шул уңайдан 12 январь көнне Яңа Әмзә авылы китапханәсендә “Китап киштәсендә цифрлаштыру” дип аталган китап күргәзмәсеоештырылды. Күргәзмәдә фән һәм техниканың соңгы казанышлары, иң мөһим ачышлар һәм уйлап табулар, IT-өлкәдәге казанышлар, робототехника һәм ясалма интеллект турында китаплар һәм вакытлы басмалар тәкъдим ителде.
“Сүнмәс утлар кабызган әдип” 28 декабрь көнне Г. Әпсәләмовның тууына 110 ел тула. Шул уңайдан Яңа Әмзә авылы китапханәсе китап укучылар белән “Г.Әпсәләмовның иҗат мирасы” дип аталган әдәби сәгать үткәрде. Китапханәче Г. Әпсәләмовның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, “Ак чәчәкләр” романына анализ ясалды. Шулай ук китап укучыларга “Сүнмәс утлар кабызган әдип” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Китапханәгә йөрүче укучылар күргәзмә белән таныштылар һәм китапларны үзләренә укырга дип яздырып та алдылар.
“Толерантлык – ул дуслык, хезмәт һәм хөрмәт” 16 ноябрьдә илебез Халыкара толерантлык көнен билгеләп үтелә. Шул уңайдан Яңа Әмзә авылы китапханәсе “Толерантлык – ул дуслык, хезмәт һәм хөрмәт” дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә һөнәрнең кешеләргә ярдәм итү белән бәйле булган һәм үзеңне кайгыртуга һәм дуслыкка мохтаҗ булган кешеләр турында китаплар урын алды. Китапханәгә йөрүче укучылар төп әхлакый кыйммәтләрне аңласын өчен, аларны әдәби геройларның фаҗигале язмышына борчылып каршы торырга кирәк.Китап күргәзмәсенә кереп, укучылар кызыклы китаплар белән танышып кына калмыйча, үзләренә охшаган әсәрләрне дә сайлап ала алачаклар. Бу китапларны укыгач, китап укучы игелеклелек, шәфкатьлелек, янәшәдә яшәүче, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр турында уйланырга мөмкинлек бирә.
“Энергетика бүген һәм иртәгә” 22 декабрь энергетиклар көне. Шул уңайдан Яңа Әмзә авылы китапханәсе “Энергетика бүген һәм иртәгә” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Укучыларны энергиянең килеп чыгышы, аның барлыкка килүе турында сөйләде. Шулай ук китап укучыларга “Энергияне сак тотуга ихтирам белән” дип аталган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.